Нурлат кече шәһәрләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссия конкурсында җиңүгә дәгъва кыла

2025 елның 9 апреле, чәршәмбе

Нурлат шәһәре янәдән кече шәһәрләрне һәм тарихи җирлекләрне төзекләндерү буенча Бөтенроссиякүләм конкурста катнаша.

Җиңү очрагында федераль грант Гыйматдинов, Куйбышев урамнарының бер өлешен һәм тимер юл җәяүлеләр кичүен үз эченә алган территорияне үзгәртеп коруга юнәлдереләчәк.

Нурлат бу мәртәбәле конкурста берничә мәртәбә җиңүче булды. Алынган акчалар ярдәмендә шәһәрдә популяр җәмәгать киңлекләре: яңартылган Карл Маркс урамы һәм «Кондырча» ландшафт паркы булдырылды. Бу проектлар шәһәр мохитенең уңайлылыгын һәм җәлеп итүчәнлеген сизелерлек арттырды.

Агымдагы елда төзекләндерү концепциясе өстендә Казан һәм Уфадан ике профессиональ команда эшли. Аларның бурычы-төп урыннарны: тимер юл һәм автобус вокзалларын, ЗАГС бинасын, Әхмәдзәки Сафиуллин исемендәге Тәгълим үзәген, үзәк базарны һәм башка территорияләрне берләштерә торган проект эшләү.

Кичә узган иҗтимагый тыңлауларда проектлаучылар шәһәр халкына үз идеяләрен тәкъдим итте. Презентациядән соң нурлатлылар, тәкъдимнәрне җентекләп эшкәртү өчен төркемнәргә бүленеп, фикер алышуга актив кушылды.

Халык инициативалары арасында:

 никахларны урамда теркәү өчен зона булдыру; 

 сукырлар өчен киртәсез мохит элементларын кертү; 

- ял итү өчен сквер төзекләндерү; 

- парковка пространстволарын киңәйтү; 

- җәяүлеләр зоналарын модернизацияләү һ. б.

Оештыручылар халыкның барлык идеяләре җентекләп анализланачак һәм йомгаклау проектына интеграцияләнәчәк, дип ассызыклады. «Төп максат — нурлатлыларның ихтыяҗларын чагылдыра торган һәм шәһәрнең уникаль йөзен саклый торган пространстволар булдыру», – дип билгеләде проект координаторлары.

Киләсе адым-шәһәр халкының тәкъдимнәрен исәпкә алып, концепцияне эшләп бетерү һәм конкурста катнашу өчен заявка әзерләү. Нурлатлылар уртак тырышлык белән шәһәр яңа җиңү яулап, яшәү өчен тагын да уңайлырак була алачагына ышана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International