Бүген Казанда 2025 елның беренче яртыеллыгында «ТАТМЕДИА» АҖ басмаларына иң күп язылучы хат ташучыларны бүләкләү тантанасы узды.
Республикада иң яхшысы булып Нурлат почтальоны Венера Бикинеева танылды.
Тантаналы чара «ТАТМЕДИА»ның баш офисында узды, анда почта хезмәте һәм медиахолдинг вәкилләре җыелды. Җиңүчеләрне «ТАТМЕДИА» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков һәм «Россия посты» АҖ «Татарстан почтасы» идарәсе директоры урынбасары Алексей Костин котлады.
Хат ташучылар арасында конкурс ел саен сыйфатлы вакытлы матбугат ярдәмендә республика халкына вакыйгалардан хәбәрдар булып калырга ярдәм итүчеләрне бүләкләү максатында үткәрелә. Венера Бикинеева «ТАТМЕДИА» газета-журналларына рекордлы санда язылу ясап, искиткеч нәтиҗәләр күрсәтте.
“Венера кебек профессионалларның хезмәте нәтиҗәсендә басма матбугатка укучылар арасында ихтыяҗ арта бара", — дип билгеләп үттеләр бүләкләүне оештыручылар.