8 апрельдә кич, 9 апрельдә төнлә һәм көндез Татарстан Республикасы территориясендә секундына 15-20 м, кайбер районнарда секундына 23 м (Казанда секундына 15-20 м)га кадәр көчле җил көтелә.
9 апрельдә төнлә һәм иртән республиканың кайбер көнбатыш районнарында юлларда бозлавык барлыкка килергә мөмкин.