Нурлатта торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Нурлатлылар үз сорауларына җавапларны «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелек кабул итү бүлмәсендә ала алачак.

2025 елның 14-18 апрелендә «Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе җәмәгатьчелекне кабул итү бүлмәсендә торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча гражданнарны кабул итү атналыгы узачак. Кабул итүне төрле дәрәҗәдәге депутатлар үткәрәчәк.

Алдан язылу өчен телефон: 8(84345) 2-28-24.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International