Ул үзенә 90 яшь тулуын билгеләп үтә.
Бүген Нурлатта яшәүче Любовь Михайловна Ноздрякова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев исеменнән җылы котлаулар һәм бүләкләр белән аңа Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Әлфия Галәүтдинова килде. Ул юбилярга Рәхмәт хаты һәм истәлекле бүләк тапшырды.
Котлау адресында Любовь Михайловнаның гаилә кыйммәтләрен саклауга һәм буыннар элемтәсенә керткән өлешен ассызыкланган:"Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм традицияләрне саклаучы буларак, балаларыгыз һәм оныкларыгыз өчен таяныч булып торасыз. Без сезнең буын – Бөек Ватан сугышының авыр сынауларын намус белән узган Геройлар һәм җиңүчеләр буыны белән горурланабыз. Бу батырлык гасырлар буена калачак һәм һәрвакыт патриотлык, әхлаклылык, бурычка тугрылыкның иң югары чарасы булып хезмәт итәчәк».
Любовь Михайловна Кривозериха авылында (Чаллы-Башы районы, Куйбышев өлкәсе) күп балалы гаиләдә туа. Җиде сыйныфны тәмамлагач, Нурлатка күчеп килә, анда тегү цехында эшли, ә соңрак пенсиягә чыкканчы шикәр заводында эшли. Ире белән өч бала үстерәләр. Бүген юбилярның дүрт оныгы һәм ике оныкчыгы бар.
Любовь Михайловнаны котлап туганнарыннан, дусларыннан һәм якташларыннан аның тормыш сөючәнлеген һәм зирәклеген билгеләп үткән котлаулар килә.