Хәтер һәм ярдәм дәресе: Нурлат укучылары сугыш каһарманнары - балаларның батырлыгын хөрмәтләде

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

«Грани» мәдәни-ял үзәгендә «Балалар-Бөек Ватан сугышы геройлары» дигән патриотик чара узды.

Анда шәһәрнең 3нче һәм 4нче мәктәпләре укучылары катнашты. Балаларга сугыш елларында яшьтәшләренең батырлыклары турында сөйләделәр, шулай ук тамашачыларны тарихның фаҗигале битләренә чумдырган уникаль видеохроника күрсәтелде.

Очрашу башланыр алдыннан укучылар мөһим инициативага – Донецк Халык Республикасы госпитальләрендә дәваланучы махсус операция барышында яраланган сугышчылар өчен бәйләү материаллары әзерләү буенча мастер-класска кушылды. Балалар СВО катнашучыларына ярдәм итү кысаларында үз куллары белән фронтка җибәреләчәк медицина кирәк-яракларын әзерләде.

«Мондый вакыйгалар үткәндәге геройларның истәлеген саклап кына калмыйча, балаларны кайгыртырга һәм актив гражданлык позициясенә өйрәтә», – дип билгеләп үтте «Грани» үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова.

Бу чара буыннар бәйләнеше символына әверелде.

Очрашу азагында укучылар «Тынычлык күгәрчене» акциясенә кушылып тизрәк тынычлыкны булдыруга өмет белдерде

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International