Кадрларга ихтыяҗ турында Бөтенроссиякүләм сораштыру башланды

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

2025 елның 1 апреленнән 15 июньгә кадәр РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы эш бирүчеләрдән Бөтенроссиякүләм сораштыру уздыра. Аның максаты – 2026-2032 еллар чорына икътисадның кадрларга ихтыяҗының озак вакытлы фаразын формалаштыру.

Сораштыру урта һөнәри һәм югары белем бирү системасында белгечләр әзерләүне бизнесның реаль таләпләренә туры китереп үзгәтергә ярдәм итәчәк.

Сораштыруда катнашу өчен платформага күчегез: https://prognoz.vcot.info

Зинһар, кадрлар әзерләү системасының киләчәгенә йогынты ясау мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз.

Сезнең тәҗрибәгез һәм фаразларыгыз мәгариф һәм бизнесның үзара хезмәттәшлегенең нәтиҗәле моделен булдырырга ярдәм итәчәк.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International