Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров «Район газетасын – туган телдә» акциясенә кушылды һәм СВОда катнашучыларның, шулай ук махсус хәрби операциядә батырларча һәлак булган якташларның гаиләләренә район газетасын яздырып бүләк итте.
Әйтик, Иван Захаров ярдәме белән 2025 елның икенче яртыеллыгында да СВОда катнашучы сугышчының әнисе Рәхимә Мөхәммәтҗанова (Нурлат) татар телендә «Дуслык» газетасын, махсус операция геройлары толлары Светлана Куклина (Нурлат) һәм Ираида Иванова (Тарн – Вар) рус һәм чуваш телләрендә «Дружба» һәм «Туслах» газеталарын алдырачак.
Исегезгә төшерәбез, акциягә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев старт бирде. Традиция буенча аңа Нурлат районы һәм Нурлат шәһәренең төрле дәрәҗәдәге җитәкчеләре кушыла.