Сак булыгыз, яз! Табигатьне янгыннардан ничек сакларга

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Яз-елның матур вакыты, табигать кышкы йокыдан уяна. Кызганычка каршы, кояшның беренче җылы нурлары һәм чәчәкләр белән бергә янгын куркынычы да арта.

Ни өчен яз янгыннар ягыннан шулай куркыныч? Эш шунда ки, кыш буена корыган үлән, коелган яфраклар һәм ботаклар күп җыела. Болар барысы да, дары шикелле, кечкенә генә чаткыдан кабынып китәргә әзер. Корыган үләннәр:

Ут белән саксыз эш итүдән: сүндерелмәгән учак, ташланган тәмәке төпчеге, шырпы – болар барысы да зур янгын чыгуга сәбәп булырга мөмкин.

Корыган үләнне яндыру: күпләр корыган үләнне яндыру туфрак өчен файдалы дип ялгыш уйлый. Чынлыкта, бу бик куркыныч эш, ул еш кына контрольсез янгыннарга китерә.

Төзек булмаган техника: автомобиль, трактор һәм башка техника очкыннары коры үләнгә төшеп кабынып китә ала.

Табигый факторлар: көчле җил утны бик тиз ерак араларга тарата ала.

Истә тотыгыз:

Урманда һәм ачык урында ут белән бик сак булыгыз.

Җилле һавада һәм коры үсемлекләр тирәсендә учак якмагыз.

Учакларны су белән яки туфрак белән күмеп, яхшылап сүндерегез.

Сүндерелмәгән шырпы һәм тәмәке төпчекләрен ташламагыз.

Янгын чыгулар турында янгын сүндерү сагына 101 яки 112 телефоны буенча хәбәр итегез. 73нче янгын сүндерү бүлеге инструкторы Т. А. Ахатова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International