4 апрельдән 6 апрельгә кадәр Казанда Көрәш буенча Россия беренчелеге булып узды. Анда илнең 37 төбәгеннән 400 спортчы катнашты.
Г.Хөсәенов исемендәге Нурлат спорт мәктәбе укучысы Рәфис Гозәеров (тренеры – Рәмис Гозәеров) көрәштә өченче урынны яулады.
Рәфисне һәм аның тренерын котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!