Нурлат районының ике авыл мәктәбендә «Үсеш ноктасы" булачак

2025 елның 7 апреле, дүшәмбе

Агымдагы елда Нурлат районында «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Иске Чаллы һәм Урта Камышлы мәктәпләрендә химия, биология, физика һәм информатика кабинетларының матди-техник базасы яңартылачак.

Эшләр инде башланган. Илкүләм проект кабинетларны яңартып кына калмыйча, аларны заманча җиһазландырырга да мөмкинлек бирәчәк: аларда лаборатория комплекслары, интерактив панельләр һ.б. урнаштырылачак, бу исә укучыларга алдынгы белем бирү стандартлары дәрәҗәсендә тикшеренүләр һәм экспериментлар үткәрергә мөмкинлек бирәчәк.

“Үсеш ноктасы" – Нурлат районының мәгариф инфраструктурасын үстерүдә мөһим адым. Әлеге проект укучылар һәм педагоглар өчен яңа мөмкинлекләр ачачак. Мондый проектлар нәтиҗәсендә заманча белем бирү ресурсларына күбрәк укучылар керүе белем бирүнең сыйфатын күтәрүгә, фәнни фикерләүне үстерүгә, шулай ук югары технологияләр өлкәсендә перспектив һөнәрләргә әзерләнүгә ярдәм итә, – ди Нурлат районы мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International