Кичә Нурлатның 2нче мәктәбе базасында педагоглар арасында атказанган физкультура һәм НВП укытучысы Нил Әхәт улы Ханнанов истәлегенә багышланган традицион волейбол турниры узды.
Ярышларда Нурлат, Чирмешән һәм Аксубай районнарыннан 8 команда катнашты.
Нурлатның 1нче һәм 2нче мәктәп укытучылары җыелма командасы җиңү яулады. Икенче урынны Нурлат гимназиясе командасы алды, өченче урынны — 9нчы мәктәп һәм Егоркино мәктәбе җыелма командалары. Катнашучылар матур уен, бердәмлек һәм чын спорт рухын күрсәтте.
Турнир ярыш кына түгел, ә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм уңай хис-кичерешләр өчен мәйданчык та булды. Оештыручылар җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны ярышларның уңышлы тәмамлануы белән котлый!