РФ Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының грантлар конкурсы җиңүчеләре ачыкланды.
Дәүләт ярдәменә дәгъва кылган һәм җиңү яулаган массакүләм мәгълүмат чаралары арасында «Дуслык» (“Дружба”, «Туслах») газетасы һәм Нурлат телевидениесе дә бар.
Ел дәвамында нурлатлылар район газетасы битләрендә «Ватан Геройлары – минем якташлар» һәм «Уңыш формуласы – хезмәт кешеләре» рубрикалары кысаларында махсус мәкаләләр циклы һәм тематик сәхифәләр белән танышачаклар, «Үзебезнекеләр өчен» рубрикасы астында зәңгәр экраннар аша махсус операция геройлары, тылда Җиңүне якынайтучы волонтерлар турында телесюжетлар караячаклар.
Агымдагы елда министрлык ярдәме белән федераль һәм төбәк дәрәҗәсендәге 1676 басма һәм 200дән артык электрон массакүләм мәгълүмат чараларының социаль әһәмиятле проектлары гамәлгә ашырылачак.