2025 елның 31 мартыннан районда янгын куркынычы чоры башланды.
Димәк, урманнар янында урнашкан торак пунктлар, оешмалар территорияләрендә корыган үләнне һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта ризык әзерләү тыела. ТР урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашында узган йомгаклау киңәшмәсендә дә сүз шул хакта барды.
Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган өчен гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазифаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга – 400 мең сумга кадәр штраф яный.