Нурлатта чираттагы язгы ярминкә уза

2025 елның 5 апреле, шимбә

Язгы ярминкәләр уздыруның максаты аеруча зур: шәһәр халкын продукция белән һәм, әлбәттә инде, бакчачыларга җимеш агачлары үсентеләре һәм орлыклар сатып алу мөмкинлеге белән тәэмин итү.

Ярминкәдә ассортимент һәм бәяләр һәрвакыттагыча уйланылган: арзан бәядән продукциянең муллыгы – район җитәкчелеге бу аспектны контрольдә тота. Иртәдән сәүдә рәтләрендәге муллык белән Нурлат районы Башлыгы урынбасары Иван Захаров җитәкчелегендәге район комиссиясе танышты.

...Бәрәңге, чөгендер, кишер, суган, сөт һәм сөт продукциясе, ит һәм казылыклар, балык, тозлы ризыклар, урман бүләкләре... күпләрнең яраткан язгы эчемлеге – каен суы да бар иде. Ә җимеш питомнигы җиләк-җимеш культуралары – алма, груша, виноград үсентеләре, шулай ук куаклар һәм чәчәк суганчаларын тәкъдим итте. Кыскасы, авыл халкы үзләренең артык булган запасларын сатты, ә товар җитештерүчеләр үз продукцияләренә ихтыяҗ булуга шатланды.

"Ярминкәгә яңа тотылган балык алырга гына киләм. Базарга йөри алмыйм-ераграк. Ә монда миңа якын, үзәктә яшим. Бер уңайдан ит тә сатып алдым", - дип уртаклашты шәһәрдәшебез Антонина Семенова, сатып алган  әйберләреннән канәгать булып.

Минасхәт Маняпов ярминкәгә ашлык һәм үсентеләр алырга килгән. Күгәрченнәргә - бөртек, бакчага - үсентеләр алган.

“Груша алдым, алмагачларны көзен сатып алган идем", – диде якташыбыз.

Бу ярминкә сезонлы ассортименты белән аерылып торды. Бәрәңге күп сатыла – ашау өчен дә, утырту өчен дә, шулай ук суган һәм башка культуралар орлыклары бар.

Шәхси эшмәкәр Александр Васильев дүрт сорт орлык суган сата.

"Без аны Чувашия фермер хуҗалыгыннан алып кайттык. Анда суган махсус саклагычларда саклана, шулай булгач сыйфаты бик яхшы", - дип аңлатты ул.

Ярминкә кунаклары, мәсәлән, юик яратып чәчәк атып утыручы бүлмә гөлләрен генә түгел, төрле-төрле чуар петуния үсентеләрен дә сатып алды. Аларны Самара өлкәсе Кошки авылыннан Наталья Кузьмина алып килгән. Ул үсемлекләрне чәчеп үстергән һәм аларны ачык грунтка утыртырга иртәрәк икәнен дә билгеләп үтте.

"Хәзер минем инде 3000 нән артык үсенте бар. Өч атна саен мин аларны кисеп торам, ботакларын формалаштырам. Сатып алучылар аларның чәчәкләренең нинди булуын күрсеннәр өчен, бу петунияләрне махсус кисмичә калдырдым. Утыртыр алдыннан яңадан таркатырга була - мин сатып алучыларга моны ничек дөрес эшләргә икәнен аңлатам", - дип уртаклашты чәчәк үстерүче.

Мәдәният хезмәткәрләре дә бәйрәм рухын күтәрде. Аларның дәртле җырлары яхшы кәеф бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International