Контракт-2025: тиз, уңайлы, отышлы

2025 елның 4 апреле, җомга

Нурлатта контракт хезмәтенә кабул итү дәвам итә, килешү төзегән сугышчыларга бер тапкыр 2 500 000 сумнан алып түләүләр бирү каралган.

Әлеге чаралар хәрбиләргә җитди ярдәм булып тора һәм мөһим мәсьәләләрне хәл итәргә, мисал өчен, торак сатып алырга, гаиләсен тәэмин итәргә һәм башкаларда булыша.

Хәрби комиссариатның бүлек башлыгы Рәзимә Зардинова сүзләренә караганда, агымдагы ел башыннан Нурлатта 40тан артыграк кеше РФ Саклану министрлыгы белән контракт төзегән, алар арасында Россиянең башка төбәкләреннән килүчеләр дә бар.

Мисал өчен, Михаил - Кировтан. Егет «юриспруденция» белгечлеге буенча университет тәмамлаган, профессиональ карьерасын башларга да өлгергән, спорт белән актив шөгыльләнә. Күптән түгел генә  волонтерлык миссиясе белән Анапада булып кайткан, үзе кебек йөзләгән иреклеләр белән Кара диңгез яры буеннан мазут җыюда катнашкан.

- Бу чакырылыш кампаниясенәдә армиягә алынырга тиеш идем, әмма махсус хәрби операция зонасында кирәгрәк булырмын дип хәл иттем. Әти – әнием хуплады, борчылалар, әлбәттә,  әмма карарымны кабул иттеләр, - диде сугышчы.

Контракт килешүе төзегәнче, үз шәһәрендә ул пилотсыз очу аппаратлары операторына укып, әлеге хәрби эшнең барлык нечкәлекләрен үзләштергән.

- Саклану министрлыгы сайтында гариза калдырдым, минем белән элемтәгә Татарстаннан кураторлар чыкты. Миңа аларның тәкъдиме хезмәт урыны һәм шартлары, шулай ук акчалата түләүләр буенча кулай булып тоелды. Шулай итеп, сезнең шәһәргә килеп эләктем. Документларны рәсмиләштерү процедурасы бернинди кыенлыклар да тудырмый, барысы да тиз, уңайлы һәм кулай, – дип дәвам итте ул.

Сүз уңаеннан, хәрби комиссариатта документларын рәсмиләштергән берничә көн эчендә Михаил Нурлат белән якыннанрак танышырга, тарихи урыннарны карарга, кинотеатрга барырга өлгергән...

Ни өчен 22 яшьтә СВО зонасына китәргә карар иттегез дигән сорауга ул:

- Без бабаларыбыз батырлыгына тигезләнергә, аларның эшен - фашизмга каршы көрәшне дәвам итәргә тиешбез. Кәефем көр, дошманны аямый сугышачакбыз. Мине билгеләгән хәрби частьта Киров өлкәсеннән якташларым да, татарстанлылар да бар. Бер-беребезгә ярдәм итеп торырбыз, дип уйлыйм,-дип җавап бирде.

- Контракт төзегәндә сугышчылар Оборона министрлыгыннан 400 мең сум алалар, шулай ук аларга Татарстан Республикасыннан 2 миллион 100 мең сум акча бирелә, ул төбәгебезнең үз сугышчыларына ярдәмнең өстенлекле булуын күрсәтә. Безгә контракт төзергә илебезнең төрле почмакларыннан  киләләр, без аларны Үзәк хәрби округ гаскәрләренә юллыйбыз, – дип аңлатма бирде Рәзимә Әсхәтовна, хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында  600 ләп нурлатлының – катнашуын билгеләп,алар арасында мобилизацияләнүчеләр дә, контрактчылар һәм ирекләре белән китүчеләр дә бар.

2025 елдан контракт төзегән очракта бер мәртәбә 2,5 млн сумнан алып акеча түләнә, ай саен  216 мең сум бирелә, 16 төрдәге ташлама каралган – торакка субсидияләрдән алып балалар өчен түләүсез ял һәм башкаларны колачлый.

Моннан тыш, өстәмә түләүләр дә бар, мәсәлән, дошман техникасына ия булу һәм аны юкка чыгарган, актив һөҗүм хәрәкәтләрендә катнашкан өчен һәм башкалар өчен.

Шулай ук хәрбиләр өчен ташламалар исемлегендә – хәрби хәрәкәтләр ветераны статусы, кредит һәм салым каникуллары, хәрби-медицина учреждениеләрендә түләүсез тикшеренү, дәвалану һәм тернәкләнү һәм курортларда дәвалану, машина йөртү таныклыгын кире кайтару, эш урыннарын саклап калу һ. б.

Рәсмиләштерү өчен кирәкле документлар булмаса, хәрби комиссариатта аларны ясатуда ярдәм күрсәтеләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International