Янгынга каршы режим кагыйдәләре нигезендә, һәр җәмәгать һәм җитештерү бинасында янгын сүндергечләр булырга тиеш.
Барлык төрләре арасында порошок модельләре киң таралган. Аларның өстенлекләре нәрсәдә соң?
Куллануның универсальлеге
Порошоклы янгын сүндергечләр түбәндәгеләрне сүндергәндә нәтиҗәле:
- каты материаллар;
- сыеклыклар һәм газлар;
- көчәнеше 1000 В ка кадәр булган электр җайланмалары.
Хезмәт күрсәтүнең уңайлы бәясе һәм гадилеге
Бу янгын сүндерү чаралары арасында иң бюджет вариантларының берсе. Хезмәт күрсәтү даими тикшерүгә (3 айга бер тапкыр) һәм баллондагы басымны тикшерүгә нигезләнә.
Киң температура диапазоны
Янгын сүндергеч **-40°C тан +50°C** ка кадәр температурада да эшли ала, бу аны төрле климат шартларында файдалану өчен яраклы итә.
Куллану җиңеллеге
Янгын сүндергечтән файдалану өчен, кирәк:
1. Элмәкне тартып алырга.
2. Шлангны янгын чыккан җиргә юнәлтергә.
3. Тотканы кысарга, порошокны сибәргә.
Бу вакытта ут тәэсирендә порошок инертный газ бүлеп чыгара, ул кислородны каплый. Үзеңә төтен һәм порошок эләкмәсен өчен җил уңаена басарга кирәк.
Озак хезмәт итсен өчен
Заманча модельләр 10 елга кадәр зарядкасыз эшли ала, бу аларны предприятиеләр өчен генә түгел, шәхси файдалану өчен дә сатып алу отышлы.
Ышанычлылык, аңлаешлылык һәм гадилек нәтиҗәсендә порошоклы янгын сүндергечләр янгыннан саклану өчен иң яхшы чара булып кала, дип сөйләде 73нче янгын сүндерү бүлеге инженеры Сергей Панарин.