Дамир Ишкинеев «Дуслык», «Туслах» газеталарына язылу кампаниясенә старт бирде

2025 елның 3 апреле, пәнҗешәмбе

«Район газетасын - туган телдә» традицион акциясе кысаларында район Башлыгы 2025 елның икенче яртыеллыгына татар, рус һәм чуаш телләрендә газетаны ике Бөек Ватан сугышы ветераны һәм районыбызда яшәүче махсус хәрби операция геройлары гаиләләренә яздырды.

Бөек Җиңүнең 80 еллыгы һәм Ватан Геройлары елы уңаеннан газетага язылу турында квитанцияләр Бөек Ватан сугышы ветераннары Каим Сәмигуллин һәм Антонина Агаповага, шулай ук махсус хәрби операция геройлары гаиләләренә – Нурлаттан Шәяхмәтовлар һәм Евлентьевлар, Түбән Нурлаттан Бакировлар, Аксумладан Чернов һәм Красномайскидан Щегольковларга тапшырылды.

Дамир Ишкинеев сугышчының әнисе Надежда Черновага һәм һәлак булган сугышчының әтисе Рамил Шәяхмәтовка язылу квитанцияләрен тапшырды.

Башка җитәкчеләрне дә акциябезгә кушылырга чакырабыз. Чөнки Ватанны саклаучылар елында газета тыл хезмәтчәннәренә, сугыш балаларына, бүгенге көн каһарман сугышчыларының гаиләләренә мөһим һәм кыйммәтле бүләк булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International