Нурлатта Нурлат урманчылыгы һәм Нурлат урман хуҗалыгы хезмәт коллективларының йомгаклау киңәшмәсе булды.
Нурлат районының урман тармагы хезмәткәрләре киңәшмәсендә Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев, Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы министры урынбасары Рәис Гомәров катнашты. Йомгаклау мәгълүматын тыңлап, район Башлыгы учреждение җитәкчеләренә яхшы эшләре өчен рәхмәт белдерде, җитештерүчәнлекне алга таба үстерү өчен тәкъдимнәр кертте. Министр урынбасары шулай ук аерым алганда, урман фондында янгыннарга юл куймау, планның үтәлеше буенча Нурлат урманчылары эшчәнлеген уңай яктан билгеләп үтте.
Йомгаклау киңәшмәсе бүләкләү белән дәвам итте. Нурлат урманчылыгының баш бухгалтеры Гүзәл Галиуллинаны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләделәр, тармакның күп кенә хезмәткәрләре Нурлат районы Башлыгының Мактау грамоталарына һәм Рәхмәт хатларына лаек булды. Нурлат урман хуҗалыгының баш механигы Андрей Маловка РФ Дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте хезмәткәрләре профсоюзы Татарстан Республика комитетының Мактау грамотасы тапшырылды.