Бүген Нурлатта санитар-экологик икеайлык кысаларында өмәләр башланды.
Бүген нурлатлыларның Тимерьюлчылар, Шашин, «Дуслык» скверлары, «Кондырча» ландшафт паркы һәм башка актив ял итү урыннары тиешле тәртипкә китерелде. Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты бүлекләре, шулай ук Финанс – бюджет Палатасы, мәгариф, спорт учреждениеләре хезмәткәрләре, мәктәп укучылары себерке һәм тырма тотып өмәләргә чыкты.
"Нурлатлылар монда йөреп, паркларыбызның, шәһәребезнең матурлыгын күреп шатлансыннар өчен, без скверларга, паркларны тәртипкә китерергә чыктык. Шәһәр һәм районда яшәүчеләрнең барысы да өмәләргә кушылсын иде",-диде административ-техник бүлек начальнигы Вера Мальцева.