«Гармония» халыкка комплекслы социаль ярдәм күрсәтү үзәгендә «Гаилә» илкүләм проекты кысаларында сугыш чоры балалары һәм тыл хезмәтчәннәре өчен «Ретротерапия» тернәкләндерү программасы үткәрә.
Үрнәктә яшәүче 85 яшьлек Әминә Салихова да читтә калмады.
Сугыш һәм аннан соңгы еллар аңа туганнарының һәм якыннарының күз яшьләре белән кереп калган. Бүген, дистәләгән еллар узгач та, ул чорны тыныч кына исенә төшерә алмый ул.
Әминә Фәссах кызының балачак хатирәләре өзек-өзек. Иң исендә калганы – ачлыкның үзәкләренә үтүе.
Әминә ханым хезмәт тәмен бик иртә татый. Сыер савучы булып эшләүче әнисе иртән-иртүк эшкә киткәндә, кызын уятып калдыра торган була – ул чорда авылда көтүне иртә куганнар. Һич кенә дә соңга калырга ярамый, чөнки өйдә терлекләргә ашатыргаазык юк. Ә өлкән сыйныфларда колхоз яшелчәләренә су сибү буенча иң күп хезмәт көннәрен эшләүче буларак фотосурәте мактау тактасында эленеп торган.
– Мин биш өлкән кешегә социаль хезмәт күрсәтәм, шуларның дүртесе – сугыш чоры балалары. Аларның балачагы авыр сугыш елларына туры килгән, без аларга гомер көзләре матур булсын өчен бөтен күңел җылыбызны бүләк итәргә тырышабыз, – диде Рәхимә Таджибай кызы.