1 апрельдән Татарстанда традицион «Экояз» республика конкурсы башлана.
Конкурс экологик квест формасында уздырыла, аның биремнәре атна саен үзгәрәчәк. Быел «ЭКОяз»ның темасы Ватанны саклаучылар елына һәм Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган.
Нишләргә кирәк соң?
Атналык чараларны калдырмаска,
#”Эковесна2025”хэштегы белән “ВКонтакте"дагы үз сәхифәңдә "Эковесна2025" язмаларын урнаштырырга
Язма турында мәгълүматгы түбәндәге почта адресына Eco.pros@tatar.ru.җибәрергә
Экомарафон программасы -
Конкурс 8 атналык марафон форматында узачак, аның һәр атнасы аерым экологик темага багышлана:
1. "Канатлы дусларыбызга ярдәм ит" (1-7 апрель)
Паркларда һәм скверларда сыерчык оялары, җимлекләр ясау һәм урнаштыру
2. "Без чүп-чарны төрләргә бүлеп җыю яклы" (8-14 апрель)
Макулатура җыю, эшкәртү буенча мастер-класслар, кулланылмый торган өс киемен тапшыру
3. "Җиргә бакча бүләк ит" (15-21 апрель)
Истәлекле аллеяларда һәм җәмәгать киңлекләрендә агачлар утырту
4. "Синең ярдәмең" (22-28 апрель)
Паркларда һәм скверларда территорияләрне күмәк җыештырулар
5. "Тынычлык, хезмәт, май" (29 апрель-5 май)
Ишегалды территорияләрен төзекләндерү
6. "Үзгәрү" (6-12 май)
Чишмәләрне һәм аның тирәсендәге зоналарны яңарту.
7. "ЗооЗабота" (13-19 май)
Приютлардагы хайваннарга ярдәм
8. "Чиста су" (20-26 май)
Едга, күл ярларын чистарту
Катнашу шартлары
Конкурска кушылырга мөмкин:
- Физик затлар ("Экобулышчы" номинациясе)
- Гаиләләр ("Экогаилә")
- Мәгариф учреждениеләре ("Экокоманда")
- НКО һәм иҗтимагый хәрәкәтләр ("Экоберләшмә")
- Массакүләм-мәгълүмат чаралары ("Экопартнерлар")
- Муниципаль берәмлекләр
Йомгаклар һәм бүләкләү
Иң яхшы дип табылган катнашучылар Татарстан Республикасы Экология министрлыгыннан дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр алачак. Җиңүгә ирешкән муниципаль берәмлекләр төбәкнең "Яшел рейтингы"на керәчәк.
Конкурсны уздыруның барлык нечкәлекләре турында мәгълүматны рәсми сайттан карап була.
«ЭКОяз-2025» республика конкурсын уздыру буенча Юл картасы
#ЭКОВЕСНА республика конкурсы нигезләмәсе