Чәршәмбе, 2 апрель көнне, Нурлатта алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Урыны белән бераз яңгыр явачак.
Җил көньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнчыгышка күчеп, секундына 5-10 м, көндез урыны белән тизлеге 13 м/с ка кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы +2..+5˚.
Көндез максималь температура +15..+19˚.
Урман янгыннары:
Ел башыннан 104 термик учак урыны теркәлгән һәм өйрәнелгән, 90ы расланган, 14е расланмаган.
2025 елның 1 апреленә булган торышы нигезендә Татарстан Республикасы территориясендә урманнарның 1-2 класслы янгын куркынычы күзәтелә.
Агымдагы елның 2 апреленә урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм “Татарстан Республикасы УГМС” ФДБУның дистанцион мониторингы мәгълүмат системасы мәгълүматлары буенча Татарстан Республикасы территориясендә урманнардан янгын куркынычының 2-3 класслы янгын куркынычы саклануы фаразлана.