Нурлат районының яшь осталары төбәкара чемпионатта дан казанды

2025 елның 1 апреле, сишәмбе

28-30 март көннәрендә «Яшь мастер 2025» чемпионатының төбәкара этабы узды, анда Нурлат районының башлангыч сыйныф укучылары бик яхшы нәтиҗә күрсәтте.

«Рәсем ясау» компетенциясендә: 3нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Риана Ярмеева 1нче урынны яулады (укытучысы Л.В. Төхвәтуллина); 3нче мәктәпнең 4нче сыйныф укучысы Вилена Шәрипова 3нче урынны яулады (укытучысы Л. А. Гаврилова).

«Ландшафт дизайны» компетенциясендә: Егоркино мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Дарья Белова 1 урынны яулады (укытучысы С.Ф. Белова).

«Мәктәптә музыка укыту» компетенциясендә Нурлат гимназиясенең 2 класс укучысы Алексей Натаров 2 урынны яулады (укытучысы С.Н.Яковлева).

«Кондитер эше» компетенциясендә: Чулпан мәктәбенең 3 класс укучысы Алсу Зыятдинова 2 урын алды (укытучысы Н.В.Гаязова).

«Пешекче хезмәте» компетенциясендә Каравыл Тавы мәктәбенең 4 сыйныф укучысы Маргарита Ловкова 2 урынны яулады (укытучысы Г.А. Игнатьева).

«Фермерлык мәктәбе» компетенциясендә: Иске Чаллы мәктәбенең 4 класс укучысы Мария Сидорова «Фермерлык мәктәбе. Булачак белгеч» номинациясенә ия булды (укытучысы Л.А. Герасимова).

Бу җиңү балаларның югары әзерлек дәрәҗәсен һәм остазларының һөнәри осталыгын раслый. Җиңүчеләрне һәм аларның мөгаллимнәрен котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International