Нурлат районында 31 марттан янгын куркынычы янаган чор башлана. Янгынга каршы махсус режим гамәлдә булган чорда урман янгыннары куркынычы янаган торак пунктлар территорияләрендә, бакчачылык һәм яшелчәчелек ширкәтләрендә, балаларның ялы һәм аларны савыктыру оешмаларында, урман кишәрлекләре белән чиктәш урнашкан икътисад объектларында, сәламәтләндерү оешмаларында, шулай ук урман-парк зоналарда, торфлы кишәрлекләрдә һәм урман массивлары белән чиктәш ачык территорияләрдә коры үлән һәм чүп-чарны яндыру, ачык утта (учакларда, мангалларда) ризык әзерләү тыела.
Исегезгә төшерәбез, урманнарда янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен бозган гражданнарга – 30 мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – 50 мең сумга кадәр, юридик затларга 400 мең сумга кадәр административ штраф салу каралган.