Илфат Гыймадиев «Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты»н җитәкләде

2025 елның 18 феврале, сишәмбе

Бу хакта атналык планеркада Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев хәбәр итте.

Гыймадиев Илфат Илгиз улы «Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты» директоры итеп билгеләнде. Ул 1987 елда ТАССРның Октябрь районы Югары Нурлат авылында туа. 2009 елда «Чаллы социаль-педагогик технологияләр һәм ресурслар институты» югары һөнәри белем бирү федераль дәүләт бюджет мәгариф учреждениесен тәмамлаган. Эш стажы – 15 ел, соңгы елларда Г.Хөсәенов исемендәге спорт мәктәбендә, «Заречный» балалар сәламәтләндерү лагеренда директор булып эшли.

Билбау көрәше буенча Россиянең спорт мастеры, Көрәш буенча Россиянең спорт мастеры, Татарстан Республикасының физик культура һәм спорт отличнигы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International