Нурлат аучылары махсус хәрби операция ихтыяҗлары өчен 500 патрон тапшырган

2025 елның 17 феврале, дүшәмбе

Сугыш кирәк-яракларын тапшыру лицензия-рөхсәт бирү эше белән шөгыльләнүче рос гвардия бүлегендә узды. Патроннар якын арада СВО зонасына чираттагы гуманитар миссия белән барачак «Сугышчан туганлык» волонтерларына тапшырылды. 

Дошман дроннарына каршы хәрбиләр файдалану өчен үз коралларын тапшырырга теләгән гражданнар Росгвардиянең лицензия-рөхсәт эше бүлегенә гариза бирә ала. Тапшырылган корал хәрби часть балансына кертеләчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International