«Татарстан Республикасы РТПЦ» Россия телевидение һәм радиотапшырулар челтәре филиалы кояш интерференциясе аркасында цифрлы эфир телевизион тапшыруларының (ЦЭТВ) югалуы турында кисәтә
2025 елның 21 февраленнән 15 мартына кадәрге чорда, 11:57 дән 13:06 га кадәр вакыт интервалында, телетамашачылар кояш интерференциясенең язгы - кышкы чорына бәйле рәвештә телетапшыруларда комачаулыклар белән очрашырга мөмкин.
Сигналны кабул итүдә өзеклекләр кояш интерференциясе вакытында кояш, телетапшырулар иярченнәре һәм җир өсте антеннасының билгеле бер вакыт аралыгында бер линиядә булуы белән бәйле.
Радиосигналның көчле чыганагы буларак һәм тапшыручы иярчен артында калгач, кояш аны "яктырта " һәм бу комачаулыкларга китерә.
Һәр торак пунктта теле - һәм радиопрограммаларны трансляцияләүнең мөмкин булган өзеклекләре графигы РТРС сайтының «Телерадиоканалларны вакытлыча сүндерү» бүлегендә (https://tatariya.rtrs.ru/tv/breaks/) һәм телевизор караучы Кабинетында (https://online.rtrn.ru/) бастырыла.