Шундый кибетләрнең берсе 2022 елда Үрнәк авылында ачылган. Азия Гайнуллина анда икенче ел сатучы булып хезмәт куя. Кибеттә бөтен кирәк-ярак бар, ди ул: порошок, сабын һәм башка кирәк-ярак товарлары. Киштәләр һәрвакыт тулы һәм сатып алучылар канәгать булсын өчен, Азия Рәфыйк кызы алдан ук ассортимент турында кайгырта: райпо җитәкчесе Равил Хәмидуллинга шалтырата, ул кирәкле әйберләрне-май, чәй яки башка ризыкларны китерүне оештыра.
Бу авылда кибет ике ел элек «Авыл кибете» республика программасы буенча ачылган. Заманча сәүдә ноктасы сатып алулар өчен генә түгел, ә аралашу урынына да әверелгән. Бәлки шуңадырмы, сатучының авыл халкы белән мөнәсәбәтләре җылы. Үрнәклеләр аның хезмәтен югары бәялиләр һәм еш кына эштән соң да ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр икән.
– Кемнеңдер ипие бетсә, кунаклар кайтып, торт яисә камыр ризыклары кирәк булса, аларның үтенече буенча кибетне кичен дә ачам, тормышта төрле хәлләр була бит,-ди сатучы.
Кибеттә эшләүдән тыш, Азия Гайнуллина менә инде 10 ел хат ташучы булып хезмәт куя. Аның көне сәгатьләр бүленгән: көндезге 10га кадәр ул кибетне ача, төштән соң почтага юл тота, ә 16.00 сәгатькә яңадан сәүдә ноктасына әйләнеп килеп, кичке 18.00 сәгатькә кадәр эшли.
– Хат ташучы булып ярты ставкага, атнасына өч көн эшлим, калган вакытымны кибеткә багышлыйм, - ди ул.
Азия Рәфыйковнаның өч баласы да зур инде, килене үзе кебек үк күрше авылда сатучы булып эшли икән.
Фәридә Гозәерованың сәүдә эш стажы исә саллы: ул сатучы һөнәренә 27 ел гомерен багышлаган.
– Яңа Иглайда райпо кибете ачылгач ук биредә эшли башладым, – ди ул. Фәридә Ризатдин кызы сатучы һөнәренең беркайчан да җиңел булмавын, әмма үз эшен яратуын билгеләп үтә.
Азия Рәфыйк кызы кебек үк, Фәридә Ризатдин кызы да бухгалтерлык белеме ала, бу хатын-кызларга финанс мәсьәләләрен хәл итәргә ярдәм итә.
– Көн саен иртәнге сигезенче яртыда эшкә киләм һәм кирәкле товарларга заказ бирер өчен шунда ук шалтыратам. Шуңа күрә безнең кибеттә киштәләр беркайчан да буш булмый, көндәлек ихтыяҗ товарлары – азык-төлектән алып көнкүреш химиясенә кадәр бөтен нәрсә дә бар.
Күптән түгел сатучыларның икесе дә яхшы күрсәткечләре өчен «Татпотребсоюз»ның Мактау грамоталарына лаек булдылар.
«Димәк, без алга таба да шулай, сынатмаслык итеп эшләргә тиеш. Хезмәтебез мөһим, кибетләр кешеләргә һәрвакыт кирәк бит", - диләр алар.