Сергей Глухарев: хәрби яраланудан соң сынаулар, бүләкләр һәм киләчәккә планнар

2025 елның 16 феврале, якшәмбе

Сергей белән яңа очрашуыбызга мөһим вакыйга этәргеч бирде: 3 февральдә хәрби комиссариатта аңа «Кыюлык өчен» медале тапшырылды. Инде икенче көнне үк ул республика хастаханәсенә алтынчы операциясенә ятты: табиблар аның хәрби бурычын үтәгәндә имгәнгән сул кулын торгызалар.

- Тормышларыгыз ничек? - дип сорадык Сергейдан телефон аша.

-  Тәгәрмәчтәге тиен кебек әйләнәм,-дип җавап бирде ул. - Һәркайда өлгерергә кирәк.

Тавышының көрлеге ышаныч уята: тормышы,  чыннан да көйләнә. Әмма кыенлыклар бар әле. Мисал өчен, Сергейга документларын торгызырга туры килгән, сорауларның да бер өлеше хәл ителгән.

- Хәзерге вакытта инвалидлык алу сәбәбемне «хәрби имгәнү»гә үзгәртү артыннан йөрим, - дип уртаклашты ул.

Элегрәк Сергейга Дәүләт Думасы депутаты Айдар Метшин булышкан, аңа сугышчы Нурлатта узган кабул итү вакытында  мөрәҗәгать иткән булган. Депутат ярдәме белән мәсьәлә чишелә башлаган: ир - атка нинди документлар җыярга кирәклеген аңлатканнар.

-  Янә Метшинга мөрәҗәгать иттем. Ул рәсми мөрәҗәгать язарга киңәш бирде. Бу ярдәм итәр, дип уйлыйм, - ди ветеран.

Хастаханәдән чыкканнан соң Сергей IT-белгеч һөнәре алу өчен «Мәктәп 21»дә укуын дәвам иттерәчәк.

- «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Татьяна Аркадьевна Әхмәтҗанова миңа түләүсез белем алырга тәкъдим итте. Хәзерге вакытта аларның программасы буенча укыйм, хәтта стипендия дә алам, – дип сөйләде ул.

«Мәктәп 21"дә укыту шундый принцип буенча оештырылган: биредә укытучылар юк, студентлар үзара белемнәрен уртаклашалар.

– Без бер-беребездән өйрәнәбез, - ди Сергей. - Мин әле ярты ел гына укыйм, 12 баскычның 3нчесендә. Әлеге мәктәпне уңышлы тәмамлармын, дип уйлыйм.

Һөнәр алганнан соң ул Мәскәүгә яки Казанга күченергә ниятли. Шәхси тормышында да үзгәрешләр бар. Ул үз тормышы тулы канлы булсын дип омтыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International