Нурлатта “Сугышчан туганлык” иҗтимагый оешмасы призларына ярышлар узды

2025 елның 15 феврале, шимбә

Бүген, 15 февральдә билгеләп үтелә торган сугышчы-интернационалистларны искә алу көне уңаеннан Нурлатта Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы призларына традицион йөзү һәм мини-футбол ярышлары узды.

Чара кайнар нокталарда үз бурычларын үтәүче сугышчыларга багышланды һәм аларның батырлыгына хөрмәт символына әверелде.

Ярышларга төрле яшьтәге спортчылар, сугыш хәрәкәтләре ветераннары, шулай ук Яшьләр вәкилләре җыелды. Катнашучылар көч, чыдамлык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтеп, төрле дисциплиналарда көч сынаштылар. 

Ярышларны ачу тантанасында сәламләү сүзләре белән иҗтимагый оешма вәкилләре, сугышчы-интернационалистлар, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары чыгыш ясады. Алар мондый чараларның тынычлык хакына үз гомерләрен биргән геройлар истәлеген саклау һәм үсеп килүче буында патриотизм тәрбияләү өчен мөһимлеген ассызыкладылар.

 

"Бу традицион ярышлар спорт бәйрәме генә түгел, Ватаннан еракта ил мәнфәгатьләрен яклаучыларның батырлыгы һәм каһарманлыгы турында мөһим искә төшерү дә булды. Нурлат үз геройларын хәтерли һәм аларның батырлыгы белән горурлана», – дип билгеләп үтте Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ришат Сафиуллин яшь спортчыларга мөрәҗәгать итеп.

Биредә үк, ярышларны ачу тантанасында, катнашучылар өйләренә әйләнеп кайтмаган сугышчы-интернационалистларны бер минут тынлык белән искә алдылар. Ярышл йомгаклары буенча җиңүчеләр һәм призерлар иҗтимагый оешманың кубоклары, медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International