2025 елның 15 февралендә Нурлат шәһәрендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.

2025 елның 15 феврале, шимбә

2025 елның 15 февралендә Нурлат шәһәрендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулуга багышланган тантаналы митинг узды.

Бу вакыйга Ватаннан еракта үз бурычларын үтәүче сугышчы-интернационалистларның батырлыгын искә төшереп торды.

Шәһәрнең үзәк паркында сугыш хәрәкәтләре ветераннары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, яшьләр һәм Нурлат халкы җыелды. Митингта катнашучылар һәлак булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар һәм сугышчы-әфганчылар мемориалына чәчәкләр куйдылар.

"Бу көн батырлык, намус һәм бурычка тугрылык символына әверелде. Без боерыкны үтәп, үз гомерләрен биргәннәрне дә, тыныч вакытта да үз иленә хезмәт итүләрен дәвам итеп, өйләренә кайтканнарны да хәтерлибез һәм хөрмәт белән искә алабыз», – дип билгеләп үтте митингта Нурлат муниципаль районы башлыгы Дамир Ишкинеев.

Бүләкләү тантанасы да район башлыгы катнашында узды, Дамир Азат улы районның волонтерлык хәрәкәтен үстерүгә, хәрбиләргә ярдәм итүгә гуманитар ярдәм күрсәтүгә өлеш керткән нурлатлыларга рәхмәт хатлары һәм Мактау грамоталары тапшырды.

Митингта Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ришат Сафиуллин да тарихи хәтерне саклауның һәм сугыш сынаулары аша үткәннәргә ярдәм итүнең мөһимлеге турында сөйләде.

Башка ветераннар да үзләренең чыгышларында шул катлаулы еллар турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар. Нурлат үзенең каһарманнары белән горурлана һәм аларның батырлыгы истәлеге дә мәңге йөрәкләрдә сакланачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International