Әфганстан: онытырга хакыбыз юк. Нурлат районында патриотик дәресләр

2025 елның 15 феврале, шимбә

Нурлат районы мәктәпләрендә Совет гаскәрләрен Әфганстаннан чыгаруга 36 ел тулу уңаеннан «Әфганстан: онытырга хакыбыз юк» патриотик сәгатьләре үткәрелде.

Чаралар Ватанны саклаучылар елы һәм оборона-массакүләм, спорт һәм патриотик эш айлыгы кысаларында узды.

Укучылар Әфганстанда һәм махсус хәрби операция барышында һәлак булган сугышчы-интернационалистларны һәм хәрбиләрне бер минут тынлык белән искә алдылар. Очрашу әфган ветераннары һәм СВОда сугышчылары катнашында узды, алар үз тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ватанпәрвәрлек һәм Ватанны саклауның мөһимлеге турында сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International