Чара шәһәр Мәдәният сараенда 13.00 сәгатьтә башланачак.
17 февральдә Нурлатта "Җомга марафоны" республика проекты кысаларында танылган дин әһелләре катнашында вәгазьләр һәм мөнәҗәтләр кичәсе узачак. Әлеге проект «Терәк-Опора» иҗтимагый ярдәм хәйрия фонды тарафыннан, Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә, төрле яшьтәге ватандашларны мөселман дине һәм татар теле бердәмлегенә тарту максатында гамәлгә ашырыла.
0+