Шимбә, 15 февральдә, Нурлатта һава торышы болытлы булачак. Төнлә урыны белән бераз кар явачак. Көндез кар, аерым районнарда буран булуы ихтимал. Җил көньяктан көньяк-көнчыгышка таба 6-11 метр тизлектә, көндез тизлеге секундына 15 метрга кадәр җитәчәк.
Төнлә һаваның минималь температурасы -10..-13˚.
Көндез максималь температура -6..-9˚.
Юлларда бозлавык, көндез урыны белән кар өемнәре барлыкка килүе көтелә.