Нурлатта район Советының 2024 ел йомгакларын һәм 2025 елга бурычларын карау буенча кырык өченче сессиясе узды.
Аның эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев катнашты.
Сессия башланганчы Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында Татарстан вице – премьеры үзәк мәйданда техника, Мәдәният сараеның ике залында волонтерлар, шулай ук җирле предприятиеләр, товар җитештерүчеләр, эшмәкәрләр эшләнмәләре күргәзмәләре белән танышты...
Йомгаклау сессиясе эшен Дамир Ишкинеев Бөек Ватан сугышы ветераннары Антонина Агаповага һәм Каим Сәмигуллинга «Нурлат шәһәре һәм Нурлат районының Мактаулы гражданины» исемен бирү тәкъдименнән башлады. Депутатлар тәкъдимне бертавыштан кабул иттеләр.
«Әлеге карар аларның каһарманлыгына, фидакарьлегенә һәм Ватанны саклауга керткән зур өлешенә тирән рәхмәт һәм хөрмәт билгесе булып тора", - дип ассызыклады ул.
Аннары Дамир Ишкинеев районның узган елгы социаль-икътисади үсешенә йомгаклар ясады, агымдагы чорга бурычлар куйды. Район тормышында нефтьчеләрнең ролен аерым билгеләп үтте, шулай ук СВО темасына басым ясады.
"Махсус хәрби операция башланганнан бирле нурлатлылар якташларыбызга 173 миллион сумлык 383 тонна гуманитар йөк, 70тән артык автомобиль җибәрде, Лисичанск һәм Рубежное шәһәрләрендә яшәүчеләр өчен гуманитар ярдәм җыюны оештырды. Нурлат районы республика колоннасы составында 40 тонна гуманитар йөк җибәрде", - диде ул.
Биредә Дамир Азат улы 2025 елга бурычлар турында сөйләде, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Татарстан Республикасы Хөкүмәтенә, шулай ук Дәүләт Советы депутатларына һәрьяклап ярдәм иткәннәре өчен рәхмәт белдерде.
Республика Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев район эшчәнлегенә югары бәя бирде. Ул нурлатлыларның РФ Президентын, ТР Дәүләт Советы депутатларын сайлауда актив катнашуын билгеләп үтте һәм республика җитәкчелеге исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, республикадагы социаль, икътисади сәясәт турында сөйләде. Монда ук Бөек Ватан сугышы ветераннарына, тыл хезмәтчәннәренә, СВОда катнашучыларның гаиләләренә игътибар күрсәтүнең мөһимлеген ассызыклады.
Сессия дәүләт бүләкләре тапшыру белән дәвам итте.