Татарстан Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев шәһәрнең 2нче номерлы мәктәбендә булды

2025 елның 14 феврале, җомга

Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев озатуында ул узган ел республика программасы кысаларында капиталь ремонтланган мәктәп белән танышты.

Бүген Нурлатта Татарстан Республикасы Премьер-министры Васил Шәйхразыев катнашында Нурлат муниципаль районы Советының йомгаклау утырышы уза. Утырыш башланыр алдыннан Васил Габтелгаяз улы һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Мәгъзүм Сәлахов шәһәрнең 2нче номерлы урта мәктәбендә булдылар, анда капиталь ремонт буенча башкарылган эшләрнең сыйфаты, ашханәдә туклануны оештыру, мәктәп укучыларының эшләре күргәзмәсе белән таныштылар, мәктәптә сыйныфтан тыш чараны һәм туган тел дәресен карадылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International