Нурлатлыларга бүләкләрне Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев һәм Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразыев тирән ихтирам һәм рәхмәт хисләре белән тапшырдылар.
Бүген Нурлат муниципаль районы Советының конференц-залында Бөек Ватан сугышында катнашкан Каим Сәмигулла улы Сәмигуллинга, тыл хезмәтчәннәре Ислам Кәрим улы Бәхтияровка, Асия Фәхретдин кызына Сафинага, Минҗиһан Мөхәммәтгата кызы Садыйковага һәм Екатерина Георгиевна Шиковага юбилей медальләрен тапшыру тантанасы булды.
Медаль тапшыру тантанасы җылы һәм күңелне нечкәртә торган атмосферада узды. Чараны Нурлат районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ачып җибәрде. Ул һәр ветеранга батырлыклары һәм Ватанга тугрылыклары өчен рәхмәт белдерде. Шулай ук билгеләп үткәнчә, бу бүләкләр – хәтер символы гына түгел, ә аларның батырлыгы беркайчан да онытылмаячак дигән билге дә.
Татарстан Республикасы Рәисе исеменнән ветераннарны Васил Шәйхразыев котлады.
"Бу көннәрдә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медальләре тапшырабыз. Медальләр тапшыруга илебез Президенты Владимир Путин 27 гыйнварда старт бирде. Эстафетаны республикабызда Татарстан рәисе Рөстәм Нургали улы Миңнеханов дәвам итте. Бүген без сезгә зур рәхмәтебезне белдерәбез. Сезгә сәламәтлек, озын гомер, балаларыгыз һәм оныкларыгыз сезне тагын да бәхетлерәк итсен, ә хакимият һәрвакыт янәшәдә булсын. 9 майда барыгызны да Бөек Җиңү Парадында көтәбез", - диде Васил Габтелгаязович.
Ветераннар, олы яшьтә булуларына карамастан, күңел күтәренкелеген һәм күзләрендә җылылык саклыйлар. Аларның батырлык һәм җиңүгә ышаныч белән тулы тарихлары безгә дөньяны кадерләү һәм үткәннәр турындагы хәтерне саклауның мөһимлеген искә төшерә. Бүген, дистә еллар узгач та, алар күз яшьләре белән истәлекләре белән уртаклашалар.
"Җиңү көнен аеруча дулкынланып көтәм. Әлегә кадәр 1945 елның 9 маен яхшы хәтерлим. Сугышта яраланганнан соң туган авылыма кайттым, авыл советында секретарь булып эшләдем. Сугышның бетүе турындагы хәбәрне район үзәгеннән телеграмма аша беренче булып белдем. Бу вакытта хатын-кызлар көтү куа иде, йөгереп чыктым, барысына да сөйләп бирде. Шатлыкның чиге юк иде. Ләкин яңалыкны күз яшьләре белән кабул итүчеләр дә булды. Күпләр якыннарын югалткан иде бит. Һәм шулар арасында минем абыем да һәлак булды. Һәр елны Җиңү көне минем өчен күз яшьләрен түгүче бәйрәм ул, тыныч тормыш өчен башларын салган туганнарымны, авылдашларымны, дусларымны искә алам",-дип билгеләп үтте Каим Сәмигуллин, ул да гыйнвар аенда 100 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Ул районда Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын каршылаучы ике кешенең берсе. Каим Сәмигулла улы Орел-Курск дугасындагы атаклы сугышта катнаша, Брянск фронтының 242 нче полкының Карачев укчылар дивизиясе составында сугыша. 1944 елның сентябрендә Брянск өчен барган сугышларда каты яралана, госпитальдә аның аягын ампутациялиләр. I һәм II дәрәҗә Ватан сугышы орденнары, юбилей медальләре белән бүләкләнгән.
«Җиңүнең 80 еллыгы» истәлекле медальләрен тапшыру тантанасы дәвам итәчәк, бүләкләрне 2 сугыш ветераны, 170 тыл хезмәтчәне һәм 1 концлагерь тоткыны алачак.