Биредә Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 36 ел тулуына багышланган «Утлы таулар кайтавазы» дип исемләнгән очрашуы узды.
Сәхнә экранында шул истәлекле вакыйгаларның дулкынландыргыч кадрлары тасвирлана, алар фонында-солдат җырлары... Шушында ук сәхнәдә шул канлы сугыштан цинк табутта кайткан якташларыбызның портретлары.
«Утлы таулар кайтавазы» чарасы нәкъ менә шулай башланып китте. Очрашуда катнашучылар – шәһәрнең 4нче һәм 9нчы мәктәпләре укучылары һәм педагоглары, шулай ук аграр техникум студентлары төрле елларда Әфганстанда, Төньяк Кавказдагы локаль конфликтларда катнашкан нурлатлыларны җылы сәламләделәр. Нурлат сугышчы-интернационалистларыннан тыш, биредә Самара өлкәсенең Чаллы-Башы районыннан да кунаклар бар иде.
«Грани» үзәге хезмәткәрләре бу юлы да чарага ныклап әзерләнгәннәр: укучылар игътибарына алар бай видеоархив тәкъдим иттеләр, биредә сугыш хәрәкәтләренең беренче көннәреннән алып 1989 елның 15 февраленә кадәр тарихи экскурсия ясарга мөмкинлек биргән кадрлар тасвирлана.
"Әфганстандагы сугыш 5 якташыбызның гомерен өзде, Нурлат урамнары аларның исемнәре белән аталган, батырлыклары мәңгегә безнең хәтердә сакланыр. Мондый чаралар яшь буынга әлеге истәлекне тапшыруга юнәлдерелгән", - дип билгеләп үтте Әфганстандагы сугыш һәм башка локаль конфликтлар инвалидларының Нурлат иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Ришат Сафиуллин.
Сугышчы-интернационалистлар үзләре дә шул еллардагы вакыйгаларга күңелләреннән яңадан әйләнеп кайтты.
"15 февраль – Әфганстанда хезмәт итүчеләрне берләштеруче дата. Безнең үткәнебез бер, ә бу истәлекле көн безгә очрашырга, киләчәккә планнар билгеләргә мөмкинлек бирә, ә алар бездә аз түгел. Сугыш хәрәкәтләренең бөтен авырлыгын үзебездә татып, без махсус операция сугышчыларының бүгенге көннәре нинди икәнен бик яхшы аңлыйбыз. Шуңа күрә аларга көчебездән килгәнчә ярдәм итәргә тырышабыз, яшьләр белән зур патриотик эш алып барабыз", - диде Нурлат егете Анатолий Григорьев. Аның армиядә хезмәте шулай ук Әфганстан территориясендә барган сугыш елларына туры килә. Ул десант-штурм подразделениесе взводы командиры урынбасары булып хезмәт итә. Аның күкрәгендәге күпсанлы бүләкләр арасында «Хәрби казанышлар өчен» медале дә бар, аны яшь сугышчыга 1987 елның мартында Пяндж шәһәрен утка тоткан бандформированиене юк иткән өчен тапшырганнар.
Кунакларның истәлекләре сәхнә номерлары, вокаль композицияләр белән бергә үрелеп барды. Сүз уңаеннан, алар үзләре дә чыгышлары белән тамашачыларны сөендерделәр. Бер минут тынлык белән чарада катнашучылар барлык һәлак булган сугышчы-интернационалистларны искә алдылар.
Укучыларга исә очрашу азагында тарихи квест тәкъдим ителде: ике команда Әфганстанда барган сугыш вакыйгалары тарихын белүдә ярышты. Һәм монда 4нче мәктәп командасына тиңнәр булмады, сүз уңаеннан, алар бары тик кызлардан гына тора иде.
"Бүгенге чараның темасы бик дулкынландыргыч, без аны мәктәптәге батырлык дәресләрендә, класс сәгатьләрендә дә өйрәнәбез. Шуңа күрә викторина сорауларына җавап бирү авыр булмады, һәм без аның җиңүчеләре булдык», – дип билгеләп үтте команда капитаны Азалия Хәсәнҗанова.
«Грани» үзәге директоры Динә Хөҗҗәтова, ике командага да призлар тапшырганда, очрашу барышында алган белемнәрнең киләчәктә дә кирәк булачагына ышаныч белдерде.
"Бу патриотик чара «Грани» үзәге коллективының илебезнең үткәне турындагы хәтерне саклау эшенә керткән кечкенә булса да өлеше булсын", - дип билгеләп үтте ул.