Янгын – бик куркыныч ул, ләкин ничек хәрәкәт итәргә икәнен белеп, сез аның таралуын булдырмый кала һәм гомерне, мөлкәтьне дә саклап кала аласыз. Бу язмада без вак янгыннарны ничек җиңү тәртибе турында аңлатырбыз.
Тиз кабынып китүчән сыеклыкка (бензин, май, ацетон) янамы ?
СУ БЕЛӘН СҮНДЕРМӘГЕЗ! Бу янгынны көчәйтәчәк кенә.
Болай эшләгез:
1. Кислород килүне туктатыгыз: ялкынны тыгыз тукыма (мәсәлән, җәймә) белән каплагыз яки янмый торган тарлучан материал: ком, тоз, туфрак, сода сибегез.
2. Янгын сүндерү хезмәтенә шалтыратыгыз: ялкынны сүндерә алсагыз да, янгын сүндерүчеләрне тулы тикшерү өчен чакырыгыз.
Электр приборына ут каптымы?
Куркынычсызлык барыннан да өстен!
1. Приборны сүндерегез! Иң элек аны розеткадан алыгыз.
2. Электрны сүндерегез: әгәр бу мөмкин булмаса, электр щитындагы автоматны сүндерегез.
3. Ялкынны сүндерәбез (уттан алгач кына! Ялкынны янмый торган тыгыз материал белән каплагыз (юрган, синтетик япма да ярый!). Ком, сода, җир яки кер юу порошогы кулланырга мөмкин. Иң соңгы очракта-аз күләмдә су.
Шунысы мөһим: янгын сүндерелгәннән соң да, приборның зарарлануын җентекләп тикшерегез. Нык төзексез булса, белгечләргә мөрәҗәгать итегез!
73нче ПЧ инженеры Наталия Кузнецова