Пәнҗешәмбе көнне, 13 февральдә, Нурлатта бераз кар явуы, болытлы һава торышы көтелә.
Төнлә урыны-урыны белән томан булуы ихтимал, ә көнбатыш юнәлешендәге җил секундына 10 метрга кадәр көчәячәк, аерым районнарда көчәйгәндә секундына 14 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы -9..-12гә кадәр төшәчәк, көндез -6дан -8гә кадәр салкын булуы көтелә.
Төп куркыныч-юлларның бозлавык булуы, шуңа күрә автомобиль йөртүчеләргә игътибарлы һәм сак булырга киңәш ителә. Тизлекне киметергә һәм алда баручы транспортка кадәр араны саклау мөһим. Игътибарлы булыгыз!