«Минем бизнес» үзәгеннән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары өчен мөһим игълан

2025 елның 12 феврале, чәршәмбе

2025 елда Россия Федерациясе территориясендәге күргәзмәләрдә «Минем бизнес» үзәге оештырган коллектив стенд кысаларында гына катнашырга мөмкин булачак.

Күргәзмәләрдә түбәндәге критерийларның берсенә туры килгән компанияләр катнаша алачак:

2024 яисә 2025 елда экспорт контракты төзегән экспортка юнәлтелгән кече һәм урта эшмәкәрлек субъектлары;

 Эшчәнлекләренең төп төре эшкәртү производстволары (C бүлеге) яки мәгълүмат һәм элемтә өлкәсендәге эшчәнлек (J бүлеге) булган компанияләр бары тик 62.0 һәм 62.01 кодлары гына;

Татарстан Республикасында теркәлгән индустриаль (сәнәгать) парклар резидентлары;

Кече технологик компания (МТК) статусына ия МСП субъектлары.

 Моның өчен нәрсә эшләргә кирәк соң?

Хәзер без 2025 елга сез катнаша алачак күргәзмәләр исемлеген актив формалаштырабыз. Сезне кызыксындырган күргәзмәгә катнашу турында гариза калдыру өчен, сылтама буенча күчегез.

Сораштыруның соңгы көне - 25 февраль.

«Минем бизнес» үзәгеннән хезмәт сораштыру нәтиҗәләренщ таянып уздырылган йомгаклау исемлегенә керәчәк күргәзмәләргә генә кагылачак.

Эшмәкәрләргә ярдәм «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.

2025 елда үз продукциягезне яки хезмәтләрегезне коллектив стендларда тәкъдим итү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International