Нурлаттан Гөлсинә Төхфәтуллина «Ел хатын-кызы» конкурсының зона этабында җиңү яулады

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Чистай шәһәрендә узган "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы» исемле бәйгедә Нурлат районыннан 4 вәкил катнашты.

Гөлсинә Төхфәтуллина «Хатын-кыз-ана» номинациясендә җиңүче булды, ә Анжела Закирова «Өченче буын героинясы» номинациясендә махсус призга лаек булды.

Монда шулай ук Гөлия Галләмова («Хатын-кыз лидер») һәм Галина Терентьева («Хатын-кыз: мәдәният һәм рухият») уңышлы чыгыш ясадылар. Аларның барысы да катнашучы дипломына лаек булдыл һәм Казанга Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов белән очрашуга чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International