«Цифрлаштыру сигезаягы» номинациясендә экспортерлар тарафыннан алынган электрон хезмәтләр саны буенча Татарстан илдә бишенче тапкыр лидер буларак билгеләнде

2025 елның 11 феврале, сишәмбе

Татарстан «Минем экспорт» платформасы хезмәтләреннән актив файдаланган өчен янә беренче урынны алды. «Цифрлаштыру сигезаягы» номинациясендә республика югары билгесен саклый һәм экспортерлар тарафыннан алынган электрон хезмәтләр саны буенча инде бишенче мәртәбә илдә лидер буларак билгеләп үтелде. Бу юнәлештәге эш нәтиҗәләре 2025 елның 6 февралендә Пермь Экспортка ярдәм итү инфраструктурасының Бөтенроссия конференциясендә яңгырады.

2024 елда республиканың 700дән артык уникаль экспортеры «РЭЦ» АҖ 2000дән артык хезмәтеннән файдаланган.

Татарстан компанияләрендә иң кирәклеләре — белем бирү чараларында катнашу (акселерация программалары, семинарлар, халыкара консультацияләр, укыту һәм методик әсбаплар, шулай ук тармак һәм ил хисаплары). Моннан тыш, республика экспортерлары эшлекле миссияләрдә катнаштылар, шулай ук сәнәгать һәм авыл хуҗалыгы продукциясен транспортлауга киткән чыгымнарның бер өлешен компенсацияләделәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Татарстан Республикасы экспортерлары шулай ук «РЭҮ» АҖнең иминиятләштерү һәм кредит-гарантия хезмәтләре кебек финанс продуктларыннан да файдаланган.

Исегезгә төшерәбез, ил эшкуарлары продукциясен сату базарларын киңәйтү «Нәтиҗәле һәм конкурентлы икътисад» илкүләм проекты максатларына туры килә

Хәзер платформада экспортны үстерү өчен 120+ хезмәт табарга була: аналитик сервислар, сертификатлар рәсмиләштерү, дәүләт ярдәме, иминиятләштерү һәм башкалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International