Нурлат бердәмроссиялеләре «Геройларга җылылык» акциясенә кушылды

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Партиялеләр Заречный һәм Илюткино беренчел бүлекләрендә булдылар.

«Өлкән буын» партия проектының федераль координаторы Галина Николаевна Карелина инициативасы белән барысына да таныш «Геройларга җылылык» акциясе яңадан башланып китте.

«Бердәм Россия» партиясенең Нурлат җирле бүлекчәсе башкарма комитеты коллективы беренчел бүлекләргә Нурлат районында яшәүчеләрне әлеге акция кысаларында волонтерлык үзәкләре, «Бердәм Россия» партиясе активистларының инициатив төркемнәре эше белән таныштыру өчен чыкты.

Заречный авыл җирлегенең Заречный беренчел бүлекчәсе һәм Бикүле авыл җирлегенең Илюткино беренчел бүлекчәсе коллективлары, сугышчыларыбызга зур җылылык, ышаныч һәм тиздән җиңүгә өмет белән, йон оекбашлар, тактик һәм гадәти йон бияләйләр бәйлиләр, коры ашлар, чәйләр һәм башкаларны әзерлиләр. Безнең егетләр мондый «җылы» посылкалар алганда тән белән генә түгел, күңел белән дә җылынырлар дигән өметтә калалар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International