Нурлат районы мәктәпләрендә белем алучы балаларның әтиләре арасында Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланган кубокка волейбол турниры тәмамланды.
Ярышларда районның түбәндәге мәктәпләреннән әтиләр җыелма командалары катнашты: 1, 2, 3, 4, 8, 9, Нурлат гимназиясе шәһәр мәктәпләре, Киекле, Урта Камышлы, Чулпан һәм Биләркүл мәктәпләре.
Киеренке, матур һәм азартлы уен нәтиҗәләре буенча, Әтиләр Кубогы өченче тапкыр 4нче мәктәп җыелма командасына эләкте, алар кабат үз өстенлекләрен исбатладылар. 2нче урынны Нурлат гимназиясенең әтиләр җыелма командасы алды. 3 нче урынны 1нче һәм 2нче мәктәпләр командалары бүлеште.
Җиңүчеләрне һәм барлык катнашучыларны котлыйбыз!