Призерлар арасында районның тәҗрибәле шахматчысы Илһам Әхмәров һәм шахмат-шашка клубының яшь әгъзасы Вадим Матавин да бар.
Нурлат шәһәренең шахмат-шашка клубында шахмат буенча 42нче чемпионатка йомгак ясалды. Мәдәният сараенда узган елның октябрендә башланган чемпионат районыбызның 14 шахмат сөючесе катнашында узды.
Шунысы куанычлы, тәҗрибәле шахматчылар белән беррәттән яшь буын вәкилләре дә уйнады. Ә аларның берсе - 23 яшьлек Вадим Матавин чемпионат нәтиҗәләре буенча өченче урынга лаек булды. Икенче урында - Илһам Әхмәров. Ә чемпион булып беренче тапкыр Григорий Ермолаев калды. Аның бүләкләр тупланмасында төрле турнирларда призлы урыннар булса да, ул беренче мәртәбә Нурлат районы Кубогын яулады, аның өчен чемпионатта җиңү – иң көтелгән һәм иң кадерле Җиңү.
Җиңүчегә һәм призерларга бүләкләрне район Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге исеменнән җылы котлаулар һәм теләкләр белән шахмат-шашка клубы җитәкчесе Олег Павлов тапшырды.
«Дебют» шахмат клубы җитәкчесе Галия Мөхтәсимова чемпионатның иң яшь катнашучысы Роберт Сәмерхановны билгеләп үтте, аңа уңышлар теләде.
Ир-атлар арасында чемпионат тәмамланса да, шахмат-шашка клубында уеннар дәвам итә. Чемпионат нәтиҗәләре буенча район кубогы уйнатылачак.
Хатын-кызлар арасында шахмат буенча беренчелек дәвам итә, ул быел беренче тапкыр уздырыла. Тиздән шашка буенча чемпионатка нәтиҗә ясаячаклар.