Нурлатлылар «Татарстан чаңгы юлы-2025» массакүләм чаңгы узышларына кушылды

2025 елның 8 феврале, шимбә

Бу көнне Самара өлкәсенең Нурлат һәм Сергиев районнарыннан 120дән артык чаңгы спорты сөюче стартка чыкты.

Чаңгы ярышлары башланыр алдыннан барлык катнашучыларны хөрмәтле кунаклар – район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге баш белгече Екатерина Гарифуллина һәм «Ледок» хоккей буенча спорт мәктәбе директоры Александр Елагин сәламләде.

Ярышларда тәҗрибәле спортчылар да, актив ял яратучылар да катнашты. Төрле яшь төркемнәрендә катнашучылар өчен 300 метрдан 5 километрга кадәр дистанцияләр оештырылды.

Беренчеләрдән булып үзләренең осталыкларын спорт ветераннары күрсәтте, аннары чаңгы юлына иң яшь катнашучылар – 2017 елда туган һәм аннан яшьрәк кызлар басты, алар 300 метр йөгерделәр. Катнашучыларның иң яше-Иске Чаллы авылыннан Агния Гавриловага 5 яшь кенә, әмма ул чаңгыда нык басып тора. Быел абыйсы Арсений һәм апасы Алиса үрнәгендә беренче тапкыр Нурлат районында уздырыла торган чаңгы ярышларында да үз көчен сынап карый. Ә бу спорт төренә мәхәббәтне аларга әтисе – Сергей Ильич сеңдерә. Ул үзе дә «Татарстан чаңгы юлы-2025» массакүләм йөгерешендә катнашты.

"Без хатыным белән дүрт бала тәрбиялибез, мартта бишенче баланың дөньяга килүен көтәбез. Кече улыбызга 2 яшь, тиздән аны да чаңгыга бастырырбыз дип уйлыйбыз. Балалар белән даими шөгыльләнәбез, эштән соң бергә чаңгыда шуарга тырышабыз. Мәктәптә дә бу спорт төренә зур игътибар бирелә. Спорт белән иң элек сәламәтлек өчен шөгыльләнергә кирәк, Чаңгыда шуу-безнең гаиләбезнең уртак мавыгуы", - дип уртаклашты гаилә башлыгы.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Яковлевлар гаиләсенең барлык әгъзалары бу көнне үз яшь категорияләрендә призлы урыннар алдылар.

Ярышларда җиңүчеләрнең барысы да Нурлат районы Башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлегеннән грамоталар, медальләр һәм призлар алды.

Спорт чарасы «Россия чаңгы юллары» чаңгы ярышлары буенча Бөтенроссия ярышлары кысаларында узды. Массакүләм старт 1982 елдан башлап ел саен февральнең икенче шимбәсендә үткәрелә, анда илнең 70тән артык субъектыннан 500 меңнән артык кеше катнаша.

Быел массакүләм старт «Дәвамлы һәм актив тормыш» милли проектына ярдәм йөзеннән оештырылды, шулай ук 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгына багышланды.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International