Машина-трактор остаханәләрендә техниканы ремонтлауга керештеләр, запас частьләр, ягулык-майлау материаллары әзерлиләр. Аграрийлар минераль ашламалар запасын тәэмин итү белән мәшгуль: район буенча 14 798 тонна әзерләнгән.
Хуҗалыкларның машина-трактор паркы да яңартыла. Яңа оешкан хуҗалыклар, мәсәлән, МТЗ-1221 тракторлары, йөк төягечләр һәм башка техника сатып алганнар. Ә «Нурлат-Агро» машина-трактор паркына яңа К-742 тракторы, шулай ук телескопик төягеч кайткан.