Бүген, 7 февральдә, Нурлатта шәһәр һәм район үсешенә зур өлеш керткән легендар җитәкче Габбас Гыйматдиновның тууына 100 ел тулуга багышланган истәлекле чаралар уза.
Габбас Гыйматдинов – Бөек Ватан сугышы ветераны, Социалистик Хезмәт Герое, талантлы идарәче һәм күренекле шәхес. Ул 29 ел Татарстанның төрле районнарында партия комитетының беренче секретаре булып эшли. Шуның 22 елын, 1965 елдан 1987 елга кадәр, ул Нурлат-Октябрь район партия комитетының беренче секретаре була.
Нурлатлылар Габбас Гыйматдиновны тирән ихтирам итәләр. Дан аллеясында Герой бюсты урнаштырылган, шәһәрнең үзәк урамнарының берсе аның исемен йөртә, биредә аның истәлегенә стела урнаштырылган. Нурлатта ел саен легендар җитәкче истәлегенә билбау көрәше буенча Татарстан Республикасы беренчелеге уза, анда бөтен республикадан күпсанлы командалар катнаша.
Нурлат халкы, мөхтәрәм кунаклар, туганнары, ветераннар һәм аның белән эшләгән җитәкчеләр бүген стела янына җыелдылар. Митингны Нурлат муниципаль районы Башлыгы Дамир Ишкинеев ачып җибәрде. Ул Габбас Кыям улының көчле җитәкче булуын, аның тәҗрибәсе һәм тормыш позициясе бүгенге көнгә кадәр үрнәк булып торуын ассызыклады. Җыелучылар алдында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры Александр Шадриков, Габбас Кыям улының көрәштәшләре Әхтәм Сөләйманов һәм Роман Чахмахчев чыгыш ясады. Алар Габбас Кыям улы турындагы хатирәләре белән уртаклаштылар һәм аның югары сыйфатларын: профессионализмын, принципиальлеген, намуслылыгын, ярдәмчеллеген һәм зирәк тәҗрибәсен билгеләп үттеләр.
Аннан соң кунаклар мөселман зиратында булдылар, анда Габбас Гыйматдинов, Социалистик Хезмәт Геройлары Шәриф Хафизов һәм Зәки Тимерҗановны искә алдылар.
Райкомның элекке секретареның 100 еллыгына багышланган чаралар дәвам итә. Габбас Гыйматдинов истәлегенә багышланган билбау көрәше буенча республика Беренчелеген ачу тантанасы булды. Хәзерге минутларда шәһәрнең Мәдәният сараенда хәтер кичәсе уза.